Әхәт Мәхмүт улы Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә (КазССР) туган. Сугышка кадәр Штецнайк (Степняк, дип аңларга кирәк) каласында яши. Әти-әниләре – Мәхмүт Атнашев һәм Өммикамал Атнашева (кыз фамилиясе – Билалова) да шунда гомер кичерә. Гаиләдә җиде бала үсә алар. Әхәт шәһәрдәге җидееллык татар мәктәбен тәмамлый. 1929 елда Атнашевлар Степняк шәһәренә күченеп китә. Улының үз эзеннән баруына ышанып, Мәхмүт ага аны Щука район үзәгендәге уку-укыту комбинатының бухгалтерлар курсларына урнаштыра. Әмма Әхәткә бухгалтер булырга насыйп булмый: 1938 елда аны Кызыл Армиягә алалар.
Әхәт Атнашев1938 елда Кызыл Армиягә чакырылган. Кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлаган. Атлы гаскәрдә хезмәт иткән. Көнбатыш Украина һәм Бессарабияне азат итүдә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. 1942 елның 22 июнендә, Калуга өлкәсендә барган сугышларның берсендә, пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән. Әсирлектә кормашчы-җәлилчеләрнең яшерен оешмасына керә. Баш күтәрү уңышлы килеп чыккан очракта, Әхәт Атнашев Украина партизаннарына кушылырга тиеш була.
Гаилә архивында Әхәтнең 1941 елда Мәскәү өлкәсенең Васькино авылында сугышлар арасындагы кыска ял вакытында төшкән фотосурәте саклана. Йөзендә арыганлык билгеләре: бу көннәрдә аның кавалерия полкы сугышлардан чыкмый да диярлек. Мәскәү тирәсендә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен полкка гвардияче исеме бирелә. Подполковник Горбачев кул куйган хат та саклана: «Фронтта фашист басып алучыларына каршы көрәштә командование заданиеләрен үрнәк төстә үтәп чыккан өчен, Көнбатыш фронт гаскәрләренә бирелгән № 0888 приказ нигезендә, 1942 елның 11 августында Атнашев Әхәт Мәхмүт улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде». Фронттан Әхәтнең якыннары хәюәр ала: «Хәбәрсез югалды». Әмма Әхәт Атнашев исән булып чыга. Чолганышта калганнан соң, үзебезнең якка чыгу өчен чираттагы һөҗүм вакытында ул каты яралана һәм әсирләр лагеренда гына аңына килә.
Фашист әсирлегендә Әхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхәт Атнашев Украина партизаннарына кушырга тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.