Уфада Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды

26 апреля 2026 г., воскресенье

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбият классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаенан, “Тукай моңнары” Бөтенрусия фестиваль-конкурсының финалыны узды. Тукай әсәрләре 13 телдә яңгырады. Катнашучылар арасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары. Шулай ук колледж һәм вузларда белем алучы студентлар да чыгыш ясады.

 

Чарада Татарстан Республикасының Башкорстан Республикасындагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов та катнашты. Илсур Фәнил улы кунакларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук “Тукай моңнары” бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләп, дипломнар тапшырды.

 

Бәйрәм чарасы ахырында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды.Уфада Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

 

* Эдуард Зарипов фотолары

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International