Тукайның тууына 140 ел

26 апреля 2026 г., воскресенье

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, киң җәмәгатьчелек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

 

Чарада шулай ук Данис Шакиров, Марс Тукаев, ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр катнашты.

 

Тукайның тууына 140 ел тулуга, Туган тел көненә багышланган бәйрәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дәвам итте. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан иттеләр.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International