22 гыйнварда Казанда Россия махсус Олимпиадасы программасы буенча Бердәм Уеннарны ачу тантанасы булды.

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Ярышларга Россия һәм Беларусь Республикасының 59 төбәгеннән Татарстан Республикасы башкаласына 2000нән артык махсус спортчы, тренерлар килгән.
Быел махсус Олимпиада хәрәкәтенә 55 ел тула. Россия 1990 елдан бирле ярышларда катнаша. Махсус Олимпиаданың бердәм Уеннары - бер үк вакытта кышкы һәм җәйге спорт төрләрен берләштерүче уникаль чара, алар буенча ярышлар 14 заманча мәйданчыкта узачак. Катнашучылар бадминтон һәм интифади-бадминтон, баскетбол, тау чаңгысы спорты, сноуборд, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы узышы, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, бию спорты, теннис һәм интифади-теннис, фигуралы шуу, флорбол, футзал, нәфис гимнастика һәм шорт-трек буенча турнирларда чыгыш ясаячак.
Тантанада катнашучыларга җылы сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясенең спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер мөрәҗәгать итте. 

"Без әлеге уникаль ярышларны уздырырга гына тиеш түгел, иң мөһиме - спорт аша интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган балалар үзләрен зур спорт гаиләсенең әгъзалары итеп тоя алача.  Татарстан җирендә бәйрәм- безнең ачыклыкны, чиксез мөмкинлекләребезне тагын бер кат күрсәтә. Шунысы мөһим, 59 регион һәм Белоруссиядән дусларыбыз бу вакыйгада катнаша. Безнең гаилә Россия генә түгел, бу хәрәкәтнең чикләре юк. Бу ярышлар гына түгел, бу Россия Федерациясендә гуманистик кыйммәтләр системасын актив төзү. Монда без барыбыз да бердәм, педагоглар да, тренерлар да, спортчылар да, бу безнең тормышыбызның ниндидер моделе, без аны бөтен дөньяга күрсәтергә тиеш", - диде Россия спорт министры Олег Матыцин.
"Бердәм уеннар - безгә бер-беребезне аңларга ярдәм итүче махсус проект. Барлык атлетлар үз көчләрен сынап карый, җиңү шатлыгын тоя һәм җанатарларның хис-кичерешләре белән тулысынча ләззәтләнә алачак.Без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Танылган спортчыларның  сәламләү сүзләреннән соң Махсус Олимпиада кунаклары Ксения Бяхова һәм Алексей Ильинның  сәламләү сүзләреннән соң махсус Олимпиада кунакларына уникаль музыкаль шоу тәкъдим ителде.
Тантаналы чара азагында Снежана Баранова һәм Адель Ванюхин олимпия утын кабыздылар. Махсус Олимпиаданың бердәм Уеннары ачык дип игълан ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International