Башкортостан Республикасының Кармаскалы районы Кабак авылында «Калфак туе» бәйрәме

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

16 февраль көнне Кармаскалы районының Кабак авылы мәдәният йортында "Башкортостан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары берлеге" иҗтимагый оешмасы "Калфак туе" бәйрәме үткәрде.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә кунакларны сәламләделәр: Татарстанның РБ дагы даими вәкиле Ю.Д., Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Дәүләтшин А.А., Башкортостанның "Ак Калфак" татар хатын-кызлары берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Л.Я.Вафина һәм башкалар.

Чара кунакларны “Туган телем - назлы гөлем” дигән китап күргәзмәсе, татар милли хатын-кызлар баш киеме - калфак тегү буенча мастер-класслар белән таныштыру белән башланып китте һәм “Калфак туе” бәйрәменә салмак кына күчте.  Чара барышында катнашучыларга Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Даими вәкиллегенең кыйммәтле бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичәбәйрәм концерты белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International