8-10 НОЯБРЬ КӨННӘРЕНДӘ ДӨНЬЯ КҮЛӘМЕНДӘ «ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ IX ТАПКЫР УЗАЧАК

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ул татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала.

8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак.

Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнгән: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.

Оештыручылар: Татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.

Катнашуга теркәлү, язу ноктасын оештыру һәм онлайн-диктант турында тулырак мәгълүматны https://diktant.tatar/ сайтында табарга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International