29 гыйнварда “Башкортостан” ДКЗ сәхнәсендә “Холокост истәлегенә яктылык” мемориаль концерты булды.

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Ул Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә "Кохав" милли яһүд мәдәниятенең Россия иҗтимагый оешмасы тарафыннан "Хәтер атнасы" гомуми исеме астында Холокост корбаннарын халыкара хәтер көненә багышланган чаралар кысаларында бишенче тапкыр уздырыла.
Кичә Холокост корбаннарын, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән башланып китте.
Истәлекле чарада Башкортстан Республикасының һәм Уфа шәһәренең баш раввины Дан Кричевски, БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, ТРның Башкортстандагы даими вәкиле урынбасары Марат Вәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Сәхнәдә «Шалом-Алейхем» Уфа музыка-драма яһүд театры артистлары һәм республиканың алдынгы музыкаль, вокаль һәм бию коллективлары солистлары чыгыш ясады.Музыка, җырлар, шулай ук ул чор фотолары һәм видеохрониклары ярдәмендә тамашачылар дөньяны нинди куркыныч астына куйганын күрделәр. Бу залда беркем дә битараф кала алмады.
Мемориаль концертның кульминациясе концлагерьда һәлак булган алты миллион яһүдне символлаштырган алты шәмне яндыру узды. 

Концерт залы фойесында Холокост турында фотостенд оештырылды, анда теләге булган һәркем мемориаль табличка белән фотога төшә һәм #МыПомним онлайн-акциядә катнаша ала иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International