19 гыйнварда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе узды. 2022 ел нәтиҗәләренә һәм 2023 елга бурычларга багышланган доклад белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов, шулай ук министрлар, депутатлар, инвесторлар катнашты.
2022 елда Татарстанның төп капиталына инвестицияләр, көнбатыш илләр санкцияләренә һәм логистик чылбырларның катлаулануына карамастан, үсеш күрсәтте. 2022 елның 9 аенда Россиядә төп капиталга инвестицияләр үсеше 5,9% тәшкил итте, Татарстанда - 6%. Республикада 2023 елга әлеге күрсәткеч буенча фараз - 850 млрд сумнан артык үсеш. Хәзер Татарстанда шәхси капиталы булган 497 проект гамәлгә ашырыла.2022 елның 9 аенда барлык дәрәҗәләрдәге бюджет чараларын исәпкә алмыйча, Татарстан Республикасының төп капиталына инвестицияләр 451 млрд сум тәшкил итте. Еллык фаразлау бәясе - бюджеттан тыш инвестицияләрнең 700 млрд сумнан артыграгы. 2022 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингында 2 урынны саклап калды. Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, Татарстан, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм төньяк нефть-газ төбәгеннән калып, алтынчы урынны алып, Россиянең инвестицион үсеш ун төбәгенә керә.
Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов «Иннополис» махсус икътисадый зонасында булды.Бу Россия ИТ-белгечләр өчен беренче шәһәр. "Акыллы шәһәр" концепциясе Иннополиска инфраструктура, бизнес, мәгариф, шәһәр хезмәтләре һәм Иннополис халкының көнкүрешен ИТ-шәһәрдә яшәү уңайлы булсын өчен оештырырга ярдәм итә.
2022 елда Иннополис ка 68 яңа резидент, партнерлар һәм стартаплар җәлеп ителде, бу 3,1 млрд сум шәхси инвестицияләр. 2022 елда Иннополис резидентлары тарафыннан 50 дән артык карар эшләнгән, алар чит ил сервисларын алыштыра һәм Ростелекомда, Росатомда, Россия тимер юлларында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм Роскосмоста эшли.