11 гыйнварда Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Җыелышта 2023 елга эш планы турында фикер алышынды, бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр үз оешмалары эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Эш сәфәре барышында кунаклар Нефтекамск шәһәрендә булдылар. 1998 елда ачылган нефть дәүләт филармониясе, анда 6 иҗат төркеме эшли, шуларның берсе - «Кайтаваз» татар эстрада төркеме, «Белем» күппрофильле полилингваль мәктәбе, мәктәп буенча экскурсия оештырылды, балалар кунакларны яңа техник могҗизалар, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Нефтекамск шәһәрендәге Җамигъ мәчете белән таныштырдылар.