Уфада "Идел" Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы узды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Уфада 20 ноябрь көнне XII Халыкара башкорт һәм татар җырлары фестиваль-конкурсының "Идел" гала-концерты узды. Конкурс ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортостан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре администрациясе, фестиваль-конкурс спонсорлары һәм партнерлары ярдәмендә уздырыла.
Чараның төп максаты - Татарстан һәм Башкортстанның һөнәри һәм вокаль сәнгатен, мәдәни  хезмәттәшлеген үстерү, шулай ук Башкортстанда татар халык мәдәниятен популярлаштыру.
Проектта татар һәм башкорт телләрендә җырлар башкаручы югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортларының иҗат бүлекләрен тәмамлаучылар һәм студентлар катнашты. Махсус номинация - балалар номинациясе, 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге катнашучылар өчен.
Жюри составына ике республиканың да танылган сәнгать эшлеклеләре: Зилә Сөнгатуллина, Флүр Кильдиярова, Мөнир Якупов, Урал Идельбаев һәм башкалар керә.

«Идел» фестиваль-конкурсы үзенең географик чикләрен киңәйтә алды.  Ул Идел белән Урал арасында гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрен, шулай ук аннан читтә яшәүче Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләрен, ЯНАО, Корея һәм Кытайны берләштерде.

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге ярдәме белән, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыткан, популяр эстрада үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белә Кильдиярова Ф.А., Габбасов Р.Ф., Сабитова Н.В бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International