16 ноябрьдә Уфа шәһәрендә ВДНХ-Экспо мәйданчыгында «Машина төзелеше», «Металлообработка» һәм «Уфаның инновацион потенциалы» махсуслаштырылган күргәзмәләре узды.

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрьдә Уфа шәһәрендә ВДНХ-Экспо мәйданчыгында «Машина төзелеше», «Металлообработка» һәм «Уфаның инновацион потенциалы» махсуслаштырылган күргәзмәләре узды.
Оештыручылар Башкортстан Хөкүмәте, республика Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Уфа администрациясе, Башкортстан күргәзмә компаниясе.
Уфа форумында катнашу өчен машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармагының зур предприятиеләре килде. Үз яңа эшләнмәләрен, сәнәгать аппаратларын, югары төгәллекле приборларны Россиянең 12 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 60тан артык компания чыгарган.
Сәнәгать саммиты эшендә: РБ сәнәгать министры Александр Шельдяев, Уфа администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, Администрация башлыгы урынбасары Дамир Галиуллин һәм башкалар катнашты.
Күргәзмә өч көн эчендә 20 дән артык эшлекле программа үткәрелде: 11 тармак түгәрәк өстәл, секцияләр, конференцияләр, 10 тематик тренинг һәм белгечләр өчен мастер-класслар.Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Ю.Җ. Якубов «Регионара хезмәттәшлек һәм кооперация. Импортны алыштыру" дигән тема  белән чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International