9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Уфада Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген К.Тинчурин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Уфа "Нур" татар дәүләт театры залы тамашачылар белән  тулы иде. 

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «Нур» театры директоры Фирзат Габидуллин һәм М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин чыгыш ясады. 

Театр Уфага барлыгы 8 спектакль алып килде, алар арасында соңгы еллардагы премьералар һәм легендар «Зәңгәр шәл». 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International