Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев өч көнлек визит белән Башкортстан Республикасына килде.

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

10 октябрь көнне Васил Гаязович Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган “Ихлас” мәчете руханилары оештырган тантанада катнашты.

Хөрмәтле кунаклар арасында: Шәех-Ислам  Тәлгать Сафа  Таҗетдин, Татарстан Республикасының даими вәкиле Ю.Д.Якубов һәм башкалар.

Чара башланганчы Даян Мурзин һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр кую, "Нур" балалар театр студиясенең татар төркеме белән танышу тантанасы үтте.

Икенче көнне Васил Шәйхразиев Башкортостан Республикасы көнен бәйрәм итүдә катнашты: Ш.Бабич һәм С.Юлаев һәйкәлләренә чәчәкләр салу, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына һәйкәл ачу, генерал-майор, Россия Федерациясе Герое Миңлегали Шәйморатовка, тантаналы җыелыш һәм “Башкортостан” ДКЗда бәйрәм концерты узды.

Республика халкын Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Донецк Халык Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис  Пушилин, Беларусьның Гомель облисполкомы рәисе Иван Крупко һәм башка мөхтәрәм кунаклар котлады.

Татарстан Президенты һәм Татарстан халкы исеменнән бәйрәм концертында Васил Шәйхразиев Башкортстанда яшәүчеләрне Республика көне белән котлады:

«Бу бәйрәм туган ягын чын күңелдән яраткан, аның данлы үткәне, таланты, энергиясе һәм армый-талмый хезмәте белән горурланган, алга таба да имин һәм бәхетле киләчәге турында кайгыртырга әзер булган һәркемне берләштерә. Барлык халыкка сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм чәчәк атуларын телибез”, - дип әйтелгән Рөстәм Миңнеханов сәламләвендә.

Эш сәфәре программасы Шәйморатов Миңлегали Минһаҗевич һәм аның исемендәге музейда булу белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International