Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы һәм 29 нчы халыкара махсуслаштырылган TatOilExpo-2022 күргәзмәсе ачылды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.

Чарада Россиянең 25 регионы һәм дүрт чит ил вәкиле булган 160тан артык тармак компаниясе катнаша.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, ул форум кунакларына рәхмәт белдерде һәм ел саен уздырыла торган «Иң яхшы экспонат ,проект яисә техник чишелеш» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Миңнехановтан тыш, ачылыш тантанасында БГӘ энергетика һәм инфраструктура министры Сухейль бән Мөхәммәд Әл Мазруи, Бахрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе Анатолий Яновский, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Планлаштырылган чаралар вакытында Россия ягулык-энергетика комплексын декарбонизацияләү, импортны алыштыру һәм цифрлаштыру темалары, РФ нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар һәм инженерлык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Форумның эшлекле программасында барлыгы 2 меңнән артык кеше катнаша.

Форум кысаларында «Казан Экспо» павильонында TatOilExpo-2022 күргәзмәсе оештырылган. Яңа эшләнмәләрне газ һәм нефть җиһазлары, нефть корпорацияләре һәм холдинглар, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре тәкъдим итте. Күргәзмәдә шулай ук тармак югары уку йортлары, компаниянең экология өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы махсус икътисадый зоналар да катнаша.

Форум 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International