30 август - Татарстан Республикасы көне. Шуңа бәйле рәвештә, хөкүмәтнең рәсми сайтында Татарстан Республикасы Президентының сәламләү мөрәҗәгате басылып чыкты: «Татарстан - ул зур гаилә, анда төрле халыклар һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши», - дип язды ул. Төбәк башлыгы бу аеруча республика халкының рухи кыйммәтләре якын булуын искәртте. Бүген Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсенә әверелде һәм төрле өлкәләрдә зур проектларны гамәлгә ашыра. Икътисадый уңышлар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Шулай ук ул искә төшергәнчә, 2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россиянең мәдәни мирасы елы булып тора. Миңнеханов сүзләренчә, республиканың чәчәк атуы - уртак казаныш ул: «Бергәләп без республиканы яшәү өчен иң яхшы урын итеп ясыйбыз. Киләчәк буыннар өчен аны шундый итеп саклап калыйк», - дип язды ул, барысын да Республика көне белән котлап.
Үзенең социаль челтәрләрендә ул шулай ук котлау видеосын бастырган: https://vk.com/video-207520368_456240721
Бер үк вакытта интернет киңлекләрендә "СалаваТік" берләшмәсе башкаруында котлау видеосы барлыкка килде - https://youtu.be/3e0_vyzBOw . Сүзләр авторы - Рамазан Байтимеров, композитор - Рөстәм Яхин. Татарстан гимны “СалаваТік”ны вокал буенча остазы Гөлназ Гафурова белән бергә башкардылар. "Минем өчен үз укучыларым белән гимнны башкару зур дәрәҗә. Мин һәрвакыт татар булуым, Татарстаныбызның вәкиле булуым белән горурланам. Киләчәк буыннар да, балаларыбыз да бу хисләрне һәрчак тоеп яшәсен иде”, - дип сөйләде Гөлназ Гафурова.
"Яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә Россия гимны яңгырый башлаячагын ишеткә, безнең "СалаваТік"ларга да республика гимнын җырларга кирәк, дип уйладым. "СалаваТік" ны күп кенә балалар рәхәтләнеп тыңлый, һәм минем уйлавымча, безнең кечкенә тамашачылар сүзләрне һәм гимн көен тиз истә калдырачак. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә Татарстан гимнын сүзләрен яттан хәтерләмиләр. Республика гимнын ике дәүләт телендә белсәләр, бик шәп булыр иде”, - дип саный “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Бәйрәм алдыннан Татарстанның 50 гражданына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды, шул исәптән Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле - Якубов Йосыф Диганшәвич. ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов лауреатларны ил иминлеге хакына нәтиҗәле хезмәт өчен котлады һәм аларга рәхмәтләрен белдерде.