Казанда "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды үтте.
Чарада бөтен дөньядан 1500 кунак һәм делегат катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы съездында – Башкортстан делегациясе иң зур күләмле булды.
Быел съезд Бөтендөнья татар конгрессы барлыкка килүгә 30 ел тулуга багышланды. Юбилей датасыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды Ислам дине кабул ителүнең 1100 елында уза, бу вакыйгага әһәмият өстәде. Чаралар Галиәскәр Камал исемендәге театрда Милли совет утырышыннан 30 июльдә Бөек Болгарда 31 июльдә башланды.
Съездның төп вакыйгалары 1 һәм 2 августта «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы утырышы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында съезд һәм пленар утырыш узды.
Чара дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Әйтик, Башкортстаннан Зифа Нагаева - “Татарстанның халык артисткасы” һәм Йосыпов Касим Нәзиф улы - “Дуслык ордены” белән бүләкләнделәр.
Съезд делегатлары һәм кунаклары өчен зур мәдәни программа каралган иде, алар татар заманча дизайн һәм татар шәһәр мәдәнияте «Печән базары» фестивалендә булдылар, алар өчен Иске Татар бистәсендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты күрсәтелде. Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, съездда катнашучылар өчен изге Болгар шәһәренә юл тоттылар, анда тарих-архитектура музей-тыюлыгы объектлары буенча экскурсия ясалды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев соңгы 5 елда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә йомгак ясады. Съездда алдагы елларга татар этносын үстерү юллары билгеләнде, халыкның үзенчәлеген, телен, гореф-гадәтләрен саклау механизмнары каралды.