9 июльдә Балтач районының Иске Каргалы авылында Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Алик Хәрис улы Локмановның иҗат кичәсе узды. Иҗади эшчәнлектән тыш, Алик Хәрис улы иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә: 2020 елга кадәр ул Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессын җитәкли.
“Җырларда күчкән җаным” дигән чара якташларын, авылдашларын, хөрмәтле кунакларны җыйды. Татарстан Республикасыннан юбилярны Татарстанның РБ дагы даими вәкиле Якубов Йосып Җиганша котлады.
“Нур” татар театрының әйдәп баручы артистлары Дамира Сәетова һәм Мәхмүт Фәтыйхов аның музыкаль әсәрләре барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Тамашачылар җырның искиткеч башкаруына шаһит булдылар.
Чарада Фәдис Ганиев, Идрис Кәлимуллин, Флорида Исмәгыйлева, Айрат Халиков, Рамил Хаҗиев, Мәхмүт Фәтыйхов, Рөстәм Насыйбуллин, Илнур Вәлитов, Ләйсән Шәрифуллина, Гөлназ Шәрифуллина, Дамира Сәетова, Индира Әсәдуллина кебек талантлы артистлар катнашты.
Иҗади кичә бәйрәм феерверкы белән тәмамланды.