Казанда «Алтын Билбау» көрәш сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы Милли премиясен тапшыру тантанасы узачак

2022 елның 10 июне, җомга

11 июньдә 13:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында «Алтын Билбау» көрәш сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы Милли премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Премия иң яхшы спортчыларга, тренерларга, меценатларга тапшырыла.

Әлеге премиянең төп максаты - балалар һәм өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Милли премиягә багышланган матбугат конференциясендә: «Чара югары дәрәҗәдә узачак һәм барлык битараф булмаганнарны спортка чакырырга телим», - дип билгеләп үтте Илдар Садриев, ТР спорт министры урынбасары.

Тантананы инде күптән "Хәрби сәнгатьтәге Оскар премиясе" дип атыйлар. Чара гадәттәгечә Татарстан һәм Россия көрәшләренең күренекле осталары, танылган артистлар һәм мәртәбәле кунаклар катнашында уза.

Спорт федерацияләренең тамашалы чыгышлары һәм концерт программасы статуэткалар, дипломнар, мактаулы билгеләр һәм  премияләр тапшыру белән чиратлаша.

Премия түбәндәге номинацияләрдә бирелә: «Елның иң яхшы спортчысы, «Елның иң яхшы тренеры», «Елның иң яхшы җитәкчесе», «Елның иң яхшы промоутеры» һәм «Традициягә тугрылык».

Бүләк көрәшчеләрнең югары һөнәри бергәлеге - Татарстан Республикасы буенча Россия көрәш сәнгать берлеге филиалы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый эшлеклеләр берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.

«Алтын Билбау » V тантанасы кысаларында ике әһәмиятле спорт вакыйгасы: каратэ Киокусинкай хәрәкәтенең 45 еллыгы һәм Ушу сәнгатенең 35 еллыгы Татарстан Республикасында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International