Уфа шәһәрендә разведчик, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Даян Мурзинга һәйкәл ачылды.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

7 июнь көнне, Уфа “Нур” татар дәүләт театры янында урнашкан скверда легендар разведчик, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Даян Мурзинга һәйкәл ачылды.

Даян Мурзин - батырлык һәм Ватанга чиксез тугрылыкның ачык гәүдәләнүе. Сугыш башлангач, ул, барысы да кебек үк, үз илен якларга фронтка киткән. Ул елларда аны «Кара генерал» дип атыйлар, кыюлык белән дошманнарга каршы көрәш алып бара һәм Гитлерның шәхси дошманы була.

Ачылу тантанасында Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров Мурзинның тарихта калдырган эзләрен ассызыклады, “үз батырларыбызны һәрчак исебездә тотарга тиешбез” - диде. Чыгыш ясаучылар арасында Русия Федерациясе Генераль прокурорының урынбасары Николай Шишкин, прокуратура ветераны , илдә кеше хокуклары буенча беренче вәкил Чыңгыз Газизов, Даян Баян улының оныгы Альбина Мурзина да булдылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева Даян Баяновичның якташлары исеменнән җылы сүзләр җткерде һәм җыелган кунакларга халык җыры башкарды. Аннары тантанада катнашучылар Мурзин Һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чарада прокуратура өлкәсендә көч салучылар, Уфа “Нур” татар дәүләт театры эшчеләре, Даян Баяновичның якташлары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм татар җәмәгатьчелеге катнаштылар.

Хәтерегезгә төшерәбез, 2020 елның апрелендә Дүртөйле шәһәренең районара прокуратура бинасында “Кара генерал”га багышлар тактаташ ачылган де. Ә 2021 елның декабрендә Кушнаренко райоында Даян Мурзинга бюст ачылды. Ул Кушнарен районының күппрофильле һөнәри көллияте ихатасына куелды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International