31 май көнне «Идел» яшьләр үзәгендә «Милләт хәзинәләре»дип исемләнгән балалар профиле сменасының тантаналы ачылышы булды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Альфред кызы Мостафина һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Денис Валерьевич Дмитриев катнашты.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты - Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Ел саен бу смена Россия һәм чит илләрнең дистәдән артык төбәгеннән 10-17 яшьлек 160 бала саны җыя.
Быел сменага Татарстан Республикасы, Башкортостан, Удмуртия, Пермь крае, Әстерхан, Владимир, Иваново, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Төмән, Ульяновск, Рязань өлкәләреннән балалар килде.
14 көн дәвамында балалар тарих, тел, вокал, мәдәният һәм бию дәресләренә йөриләр, гамәли сәнгать һәм милли көрәш буенча иҗади остаханәләрдә катнашалар, балалар-яшүсмерләр басмалары вәкилләре, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, шулай ук татар эстрадасының яшь йолдызлары белән очрашалар, Татарстан Республикасы башкаласына экскурсиягә баралар, шул исәптән борынгы төрки-татар дәүләтенең башкаласы белән дә танышалар. Шулай ук сменаның алыштыргысыз өлеше булып мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм башка бик күп чаралар тора.
Сменаны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге оештыра .
Балалар өчен профиль смена 16 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
"Идел» яшьләр үзәге эше белән тулырак сайтта танышырга мөмкин : https://yc-volga.ru/