30 нчы майда легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең туган ягы - Тәтешле районында һәйкәл ачылды.
Район хакимияте, эшмәкәрләре һәм халкы акчасына төзелгән бронза һәйкәлне Югары Тәтешле авылында балалар иҗаты үзәге янында урнаштырганнар, җырчы - Хания Фәрхигә туган көнендә 62 яшь тулган булыр иде. Һәйкәлнең авторы - скульптор Халит Галиуллин.
Шулай ук кичә Югары Тәтешледә аның исемендәге «Оныттылар димә...» дип аталган беренче халыкара татар һәм башкорт җыры конкурсы узды.
Конкурсны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Тәтешле районы администрациясе, Хәния Фәрхи исемендәге концерт агентлыгы.
Конкурста катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 123 гариза бирелгән иде
Конкурста катнашучылар яраткан җырчының репертуарыннан төрле җырлар башкардылар. Алар 2 төркемгә бүленде: һәвәскәрләр һәм профессионаллар. Конкурсантларны жюри әгъзалары: Айдар Галимов һәм– Фан Вәлиәхмәтов, Роберт һәм Фәридә Тимербаевлар, башка танылган артистлар бәяләде. Барлык финалистларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм концертын ике республиканың - Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артистлары бизәде.
Хәния Фәрхи репертуарында 300 дән артык җыр бар. Ул үзенең матурлыгы, таланты һәм эчкерсезлеге белән меңләгән кешеләрнең йөрәген яулады. Хәния Фәрхи 57 яшендә вафат була. Казанда Яңа Татар зиратында җирләнгән.
Югары Тәтешле авылындагы урам Хания Фәрхи исеме белән аталды. Туган якны өйрәнү музеенда танылган якташыбыз тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция залы ачылды.