31 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның күчмә киңәшмәсендә катнашу өчен Казанга килгән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.
Чара барышында яклар ике килешү имзаладылар: республикалар арасында чикнең урнашу урынын билгеләү һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте арасында 2019 елның 18 апрелендәге сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022-2024 елларга чаралар планы.
«Без регионнар өчен ике мөһим документ имзаладык. Бу безнең хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Радий Хәбиров Татарстан коллегасына кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, катлаулы шартларда төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан һәм Башкортстанның товар әйләнеше 34,3 млрд.сум тәшкил итә. Регионнар «Татнефть», КАМАЗ, «Ак Барс„ “Судостроительная Корпорация”, АО «Нэфис Косметикс» “Татспиртпром”, “Казаноргсинтез” һәм башка компанияләр линиясе буенча актив хезмәттәшлек итәләр.