Уфа шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль комплексы ачылды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Ачылу тантанасы 26 майда узды. Проектның скульпторы-Искәндәр Биишев һәм аның ярдәмчеләре.

Ризаэддин Фәхреддин-күренекле татар эшлеклесе, язучы, мәгърифәтче, тарихчы,күренекле галим, ул 1921-1936 елларда Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәтен җитәкләгән.

Ачылу тантанасында Россия мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге башлыгы Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Искәндәр Юлдашев, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге хезмәткәре Ульданова Луиза катнашты.

Ризаэддин хәзрәтнең мемориаль комплексын ачылуы Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International