Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы сәнгать осталарының “Без бергә” дигән уртак концерты узды.

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Ике тугандаш республика – Татарстан һәм Башкортстанның йолдызлары «Башкортостан» Дәүләт концерт залы мәйданчыгында үзләренең яраткан җырларын җырлау, дуслык күперләрен ныгыту Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен берләштеләр.

Концертта җыелган барлык акчалар  ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә җибәреләчәк.

Бу проектның ничек башлануы һәм аның дәвамы нинди булачагы турында БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сөйләде: бу Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың идеясе иде. Апрель аенда Казанга Милли симфоник оркестр концерты белән килгәч, татар һәм башкорт композиторларының музыкасын башкардык. Ул чакта татар һәм башкорт эстрадасының уртак концертын ясау идеясе туды.

Татарстан һәм Башкортстан —  күршеләребез Донецк һәм Луганск кебек башка ике тугандаш республиканы хуплыйлар. Әлеге проектның икенче концерты 8 июньдә Казанда узачак

Эксклюзив проектта Гүзәл Уразова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Элвин Грей, Рөстәм Гыйззәтуллин, Раяз Фасыйхов, Zainetdin, Илнат Фәрхуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Рафис Сирусин, «Дәрвиш-хан» рок-төркеме һәм «Аргамак»этно-төркеме үзләренең иң яхшы җырларын һәм хитларын башкардылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International