Vanlife-фест», "Ага-базар» һәм» рыцарьлар сугышы": Болгар туристлар саны буенча рекорд әзерли

2022 елның 13 мае, җомга

Болгар музее туристлык сезоны башлануга зур күләмле программа әзерләде.

Болгар музеен үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина сөйләвенчә, Болгарның музейлары һәм архитектура һәйкәлләре елның теләсә кайсы вакытында килүчеләр өчен ачык. Быел туристларга «Бөек Болгар чакыра»дигән яңа программа тәкъдим ителде. 

Лилия Сафина искә төшергәнчә, 2022 ел Россия һәм мөселман дөньясы өчен мөһим вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу эгидасы астында уза.

Бу елның төп вакыйгасыннан тыш, җәй көне башка кызыклы чаралар да планлаштырылган. 16 һәм 17 июльдә Болгар музеенда икенче тапкыр «Ага-базар»фестивале узачак.

13 һәм 14 августка «Бөек Болгар»урта гасыр сугышы фестивале планлаштырылган. Туристлар IX-XV гасырларда бабаларыбыз тормышы һәм көнкүреше атмосферасына чумачаклар.

Татарстанга рәхим итегез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International