М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына - 30 ел

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 апрелендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 30 еллык юбилеена багышланган чаралар узды.

Чара кысаларында «Татар филологиясен өйрәнүнең һәм укытуның актуаль проблемалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Пленар утырышны филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов ачып җибәрде.

Конференциядә катнашучыларны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле урынбасары Марат Вәлиев, Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм башкалар сәламләде. Чара барышында ведомство бүләкләре тапшырылды.

Чарада Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин катнашты.

Иң чагу котлауларның берсе булып Филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучыларының тәбрикләве булды. Алар татар, рус, француз, инглиз, немец телләрендә үз котлауларын белдерделәр.  Шулай ук чит ил коллегалары онлайн платформа аша котлауларын белдерделәр.

Төрле еллар чыгарылыш сыйныф укучылары туган университетында очраштылар. Чара М.Акмулла исемендәге БДПУ чыгарылыш укучылары, студентлары, магистрантлары, аспирантлары,татар  һәм башкорт  эстрадасы йолдызлары катнашында тантаналы концерт белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International