Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 136 ел. Бу уңайдан Башкортстанда күп кенә тантаналы һәм кызыклы чаралар узды.
Шуларның иң зурысы – “Тукай моңнары” шигъри конкурсы финалы. Конкурсны оештыручылар булып Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “М.Акмулла исемендәге БДПУ” югары һөнәри белем бирү университеты, “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” , “Башкортостан Республикасы халыклары дуслыгы йорты”. Чара ДБУ һәм Башкортстан Республикасының гражданлык җәмгыятенә булышу фонды ярдәме белән үткәрелде .
Бәйгедә чарада катнашкан 1500 кешедән финалга үткән 85 укучы гына көч сынады. Быел катнашучыларның географиясе дә зур булды – бәйгедә 9 шәһәр һәм 49 районнан килгән укучылар ярышты.
Фестиваль-конкурс төрле милләт һәм дин укучылары арасында толерантлык тәрбияләү, яшь буынны үз ватанына, үзенчәлекле һәм кабатланмас милли мәдәнияткә, халыклар гореф-гадәтләренә мәхәббәт, туган телгә карата хөрмәт, югары әхлакый һәм рухи кыйммәтләргә омтылган эстетик хисле иҗади шәхес тәрбияләү максатында үткәрелде.