Даниел Маринов - спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионы

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Кичә Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегенең финал ярышлары узды. Спортчыларны аерым снарядларда иң яхшыларны ачыкладылар.
Казан егете Даниел Миронов 2 медаль яулады һәм Россия чемпионы булды. Гимнаст «алтын»ны перекладинада һәм ирекле күнегүләрдә «бронза» яулады
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларның соңгы көнендә җиңүчеләрне бүләкләүдә ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International