Композиторга, башкаручы-автор, язучы, СССР Композиторлар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, РБ халык артисты, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Сәлам һәм Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины Хәсәнов Рим Мәхмүт улына - 75 яшь.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле Рим Мәхмүт улы!

 Сезне олы бәйрәмегез, 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлешегез гаять  зур һәм әһәмиятле. Күп санлы музыка әсәрләрегез, җырларыгыз һәм романсларыгыз тыңлаучыларны музыкаль бизәлеше һәм үзенчәлеклеге белән сокландыра. Бүген дә актив иҗат итүегезне дәвам итегез, иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз.

Сезгә киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез шатлыклар, бәхетле тормыш һәм иҗади уңышлар телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын гомер кичерергә язсын, киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният Министры И.Х. Әюпова. ,Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы Даими вәкиле Й.Җ.Якубов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International