Башкортостанда "Татарча диктант-2021" белем тикшерү акциясе узачак

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

10, 11 һәм 12 сентябрьдә алтынчы мәртәбә «Татарча диктант-2021» дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.
Башкортостанда татар телендә диктантны уку йортларындагы, республика районнарындагы һәм шәһәрләрендәге мәйданчыкларда 10 сентябрьдә җирле вакыт белән 13:00 сәгатьтә язып булачак.
Диктантның трансляциясе ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында да узачак.
Яңалык буларак, диктантны http://diktant.tatar/ сайтында язу һәм тикшерүгә җибәрү мөмкинчелеге булачак.
"Татарча диктант" акциясендә, яшенә, җенесенә, белеменә һәм диненә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Белемеңне тикшер, туган телеңне исеңә төшер!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International