Яшь профессионаллар - Уфада

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Уфа шәһәрендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы үтә. Чарада 76 төбәктән 1800 конкурсант һәм 2000 эксперт катнаша.

Чара икътисади, социаль һәм технологик тенденцияләр турында фикер алышу, шулай ук якындагы 5-10 елда кадрларның һөнәри әзерлеген үстерү буенча карарлар кабул итүгә уникаль мәйдан булып тора.

Бу чемпионатта Татарстан делегациясе иң күп катнашучыларны туплаган. 164 конкурсант 127 төрле компетенция буенча катнаша.

Финалны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм Уфада узачак чемпионатка старт бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International