Мишкә районында халык герое Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

2021 елның 20 августы, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны Гази Казыйхан улы Заһитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Мишкә районында һәйкәл һәм «Биш  Герой» Мемориаль комплексын ачу тантанасы үтте.

Әлеге чарада Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Арытаба Татарстан делегациясе һәм килгән кунаклар Янагуш авылына юлланды. Алар Гази Заһитовның  туган авылында, халык герое исемендәге музейда булды һәм аның  авылдашлары белән аралашты. Шулай ук биредә  Гази Казыйхан улының бюсты урнаштырылып, аңа кунаклар чәчәкләр салды.

Мемориаль комплекс  дүрт Советлар Союзы героена һәм 1945 елның 30 апрелендә штурм төркеме составында беренче булып Кызыл Байракны Берлин рейхстагына илткән Гази Заһитовка багышлана. Һәйкәлнең скульпторы - Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Закиров.

Гази Казыхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Янагуш авылында дөньяга килә. 1940 елның көзендә  армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлануга,  сержант званиесендә 3нче удар армиясенең 79нчы укчылар корпусының 136нчы артиллерия бригадасының разведчикы була.

1945 елның 30 апрелендә штурм төркеме составында беренче булып Кызыл Байракны Берлин рейхстагына илтә. Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына кайта, МТСта механик һәм колхоз рәисе булып эшли. 1953 елның 23 августында аның гомере авиаһәлакәттә  өзелә.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International