1991 елның 16 августында ТАССР Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм БАССР Югары Советы Рәисе Мортаза Рәхимов республикалар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы беренче Шартнамәгә имзаларын куйдылар. Ул Ул республикалар арасында һәм мәдәниятнең, телләрнең, рухи традицияләрнең һәм хәзинәләрнең арасындагы күптәнге тугандаш мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезен тәшкил итте. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзара файдалы һәм игелекле мөнәсәбәтләрне дәвам итәләр.
Республикаларның икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлеге аларның куәтле җитештерү потенциалын, сәяси тотрыклылыкны, милләтара татулыкны үстерүнең аерылгысыз өлеше булды. Бу Рәсәйдә җитди стабильләштерүче фактор булып тора. Утыз ел элек кул куелган Шартнамә моңа шактый ярдәм итте.