17-18 март көннәрендә Уфа туган якны өйрәнү форумын уздыру мәйданчыгы булды, анда Россиянең 20 төбәгеннән 200ләп кеше катнашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татар краеведлары җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Бурханов, Башкортстанның краеведлар җәмгыяте рәисе Марат Зөлкарнаев катнашты.
Ике көнлек программаны үз эченә фәнни-методик семинарлар, секцияләр эше, пленар утырышлар һәм төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү проблемалары буенча китаплар һәм фәнни хезмәтләр тәкъдим итү кертте.
Пленар утырыш кысаларында катнашучылар алдында Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов та чыгыш ясады, ул туган якны өйрәнүдә зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.