Бүген, 26 февральдә, Уфада “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының V хисап-сайлау конференциясе булды.
Чарада “Федераль татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Римма Үтәшева, чакырылган кунаклар һәм делегатлар катнашты.
Рәсми өлеш барышында 2016-2020 елларда “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының эшчәнлек йомгаклары турында хисап бирелде. Конференция делегатлары Башкортстан Республикасының мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында татар телен үстерү, мәдәни-массакүләм чаралар (фестивальләр, форумнар һ.б.) уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алдагы халык санын алу да фикер алышу темасы булды. Моннан тыш, катнашучылар оешма алдында алдагы биш елга куелган бурычларга, шулай ук җитәкче составны билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп чираттагы чорга Римма Әмир кызы Үтәшева сайланды.
Чара азагында иҗтимагый эшчәнлектәге, мәгарифтәге һәм мәдәниятне үстерүдәге уңышлары өчен дәүләт бүләкләре һәм мактау грамоталары тапшырылды.