Татарстан Республикасы делегациясе Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Оренбург шәһәренең Үзәк Собор мәчетендә булды. Кунакларны Оренбург өлкәсенең Мөфти Диния нәзарәте рәисе Әлфит Әсхәт улы Шәрипов сәламләде. Әлфит хәзрәт шулай ук Россиядә Исламның иң борынгы уку йортларының берсе булган «Хөсәения мәдрәсәсе» директоры. Үз чиратында, Васил Габтелгаяз улы Мөфтигә истәлекле бүләк тапшырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Оренбург өлкәсе совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган җире булып тора. Шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан делегация вәкилләре Мостафино авылында Муса Җәлил туган, аның һәйкәленә чәчәкләр салган, шул исемдәге мемориаль музей комплексында булган, шулай ук Герой истәлегенә багышланган күргәзмәне караганнар, М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында булганнар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International