Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубында катнашты

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 февральдә Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге Дискуссион Клубның «XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшмәкәрләре» темасына утырышы булды. Чараны оештыручы булып “Берлек” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нәфисә Фәйрүзә кызы Акчурина чыгыш ясады. Дискуссион клубның спикеры профессор, тарих фәннәре докторы Михаил Роднов булды.

Клубта катнашучылар Уфа һәм Уфа губернасы татарлары арасында эшкуарлык барлыкка килү һәм үсеше тарихына, аларның киләчәк икътисадка йогынтысы турында фикер алыштылар. Фикер алышу өчен хокукый җайга салу үзенчәлекләре, исәп-хисапның төрле төрләре, шулай ук аларның эшчәнлегенең киң таралган юнәлешләре дә кызыклы темалар булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International