17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

Онлайн-форматта узачак олимпиадада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың төбәк этаплары җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашачак. Регионара этапта җиңүчеләр һәм призерлар татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашачак.

Чара мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен һәм белем сыйфатын күтәрү турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.

Министерство образования и науки Республики Татарстан (tatarstan.ru)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International