Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллегендә Ринат Вәгыйз улы Билалов булды

2021 елның 5 феврале, җомга

Бүген Уфа шәһәренә эш визиты белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Вәгыйз улы Билалов килде. Эш сәфәре кысаларында Ринат Вәгыйз улы “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Михайлович Шәрәфетдинов белән очрашты. Яклар ТР мәгълүмат агентлыклары белән РБ арасында мәгълүмати хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, Ринат Вәгыйз улы Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллегендә, шулай ук «Ихлас» мәчетендә булды, анда ул БРда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин белән очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International