Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасында даими вәкиле РБ сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры белән очрашты

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Якубов Йосыф Диганшәй улы Башкортостан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Шельдяев Александр Николаевич белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән РБ арасында кооперация элемтәләрен үстерү темасы буенча фикер алышынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International