Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмаларының координация советы җыелышы узды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә Уфада Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге каршындагы татар иҗтимагый оешмаларының Координацион советы җыелышы булды. Анда Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин, «Ихлас» мөселман дини оешмасының мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Башкортстан территориясендә үз эшчәнлеген үстерүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Чараның көн тәртибенә 2021 елга чаралар планын эшләү һәм формалаштыру, шулай ук Башкортостан Республикасында татар иҗтимагый оешмаларының дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре кертелде.

Киләсе елга чаралар планын эшләү һәм формалаштыру барышында Татарстан ССР белән Башкортстан ССР арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы Шартнамәгә кул куюның 30 еллыгын оештыруга һәм бәйрәм итүгә, Татарстан Республикасы һәм РБ дәүләт һәм төбәк грантларын алу өлешендә татар иҗтимагый оешмалары эшен активлаштыруга, "Татарларның милли-мәдәни автономиясе" базасында тәҗрибә алмашу өчен мәйданчык булдыруга, Башкортостан муниципаль районнарының татар иҗтимагый оешмаларын җәлеп итү мөмкинлеге белән чаралар уздыруга, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы уку йортлары белән багланышларны үстерүгә аерым игътибар бирелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International