19 һәм 20 ноябрьдә Уфага бизнес-миссия белән Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры Идарәсе рәисе С.В.Майоров (Яр Чаллы), “Кориб” Компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы О.В.Коробченко (Яр Чаллы), “Приводная техника фәнни-үзәге” проекты җитәкчесе П.В.Логинов (Яр Чаллы), “Питон-Кама” проекты җитәкчесе А.А.Кудряшов (Түбән Кама); “Бөгелмә инженер-җитештерү үзәге” нефть тармагының региональ сатулар бүлеге җитәкчесе А.Н.Старостин (Бөгелмә). Бизнес-миссия барышында эшмәкәрләр Башкортостан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә булдылар (УППО, «Авиацион технологияләр технопаркы», «Роснефть-Ремонт НПО») киләчәктә үзара яклау максатыннан инновацион проектларны тәкъдим итеп, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашу уздырдылар.
Миссиянең йомгаклау этабы - «Эшлекле регион 2020» конференциясе булды, анда Татарстан Республикасы һәм РБ сәнәгать предприятиеләре проектларын тәкъдир иттеләр. ТР Машина төзелеше кластеры 17 инновацион проектны тәкъдим итте, алар арасында машина төзелеше предприятиеләре аудиты, innokаm.pro субконтрактациясенең Милли порталы һ.б. «Кориб» ДК генераль директоры Олег Коробченко Башкортостан Республикасы муниципаль районнары территориясендә җитештерү объектларын ачу тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук конференциядә катнашучыларга «Питон-Кама» проектлары, «НТЦ Приводная техника» ҖЧҖ һәм «Бөгелмә ИПЦ» продукциясе тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм РБ арасындагы бизнес-миссия нәтиҗәләре буенча үзара файдалы хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды.