Барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституция республиканың иң яңа тарихында гаять зур роль уйнады, сәяси корылыш нигезләрен законнар белән ныгытып, гражданнар хокукларының ныклы гарантияләрен һәм татарстанлылар өчен ышанычлы ориентир булып, шулай ук киләчәк буыннар өчен иминлек нигезе булып торды.
Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге сезгә игелек, тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек тели!