"Кул турында бергәләп эшләячәкбез"

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

 

2020 елның 15 октябрендә Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге офисында Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли совет рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Утырышның төп максаты Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Диганшеевич Якубов белән танышу булды.

Васил Габтелгаязович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Башкортстанны күп гасырлык дуслык бәйли. «Безнең җитәкчеләр дә дус, бергәләп эшлиләр. Алга таба да тату яшиячәкбез, бергә эшлиячәкбез”, - диде Васил Шәйхразиев. 

Милли совет рәисе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә Татарстан Республикасының Башкортстандагы яңа даими вәкиле Йосыф Якубовны тәкъдим итте. «Ышанычлы кеше, кулга-кул тотынышып эшләячәкбез», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International