11 октябрь - Башкортостан Республикасы көне

2020 елның 9 октябре, җомга

11 октябрьдә Башкортстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүнең чираттагы еллыгын бәйрәм итә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Юсуп Якубов Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменә котлау хаты юллады.

Юсуп Диганшеевич үзенең хатында, башкортчыларның үз республикасына булган мәхәббәте һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында, бүгенге көндә Башкортстан - Россия Федерациясенең икътисадый, социаль һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте.

Ул шулай ук алга таба да күп кырлы нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм тугандаш республикалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр ике регион файдасына да ныгыр, дип ышаныч белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International