Бүген, 6 августта, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов «Изге Мирас» оешмасы вәкилләре — Альбина Якупова һәм Фәдис Рамазанов белән очрашты.
Очрашуда киләчәккә планнар, берлектә уздырылачак мәдәни-социаль чаралар сөйләшенде. Аерым игътибар милли йолаларны саклап калуга юнәлтелде. Илсур Фанилович «Изге Мирас» оешмасының татар мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрне саклап калуга керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм Альбина Якупова белән Фәдис Рамазановка эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде.