Туймазы районы Төмәнәк авылында Фән Вәлиәхметов истәлегенә багышланган Сабантуй узды

27 июля 2026 г., понедельник

25 июльдә Туймазы районы Төмәнәк авылы “Бабай утары “ этномәдәни үзәгендә Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхметов истәлегенә багышланган Сабантуй узды.

Чараның рәсми өлештә Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов, Туймазы районы башлыгы Булат Мусин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин чыгыш ясадылар.

Илсур Ихсанов үз чыгышында милли бәйрәмнең әһәмияте, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы роле турында сөйләде. Шулай ук Илсур Фәнил улы Төмәнәк татар иҗтимагый-тарихи мәдәни үзәге әгъзаларына, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сабантуйда ат чабышы, милли көрәш, артистлар катнашында концерт программасы, халык осталары күргәзмәсе, балалар уен мәйданчыгы, милли уеннар һәм ярышлар оештырылды. Кунаклар милли уеннарда актив катнашты, халык көйләренә биеде, тәмле милли ашлар ашады.

Милли бәйрәмгә 14 районнан кунаклар килде. Алар арасында Татарстаннан – Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы; Башкортстаннан – Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй; Оренбург өлкәсеннән – Абдуллино, Октябрьский районнары вәкилләре бар иде. Бәйрәмдә чит илдән килгән милләттәшләребез дә катнашты.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International