15 июльдә Уфаның Арт-квадрат үзәгендә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Бәйге программасы дүрт сынауны үз эченә алды: видеовизитка, иҗади номер, интеллектуаль бәйге һәм кулинар осталык.
Барлык этапларны уңышлы үткәннән соң, жюри Гөлназ Кашаевага (Тәтешле районы, Шулган авылы) беренче урын бирде. 23 яшьлек Гөлназ — педагог, вакыйгалар оештыручы, спорт белән шөгыльләнә һәм бии. Аның тормыш принцибы — ихласлык һәм башкаларга яктылык бүлү.
Август аенда Гөлназ Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2026» ярымфиналында Башкортстан вәкиле булачак.
Оештыручылар: «Татарча фатирник | Аулак өй» Уфа татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның Башкортстандагы вәкиллеге.