Җәлилче Әхмәт Симаев тарихы

14 апреля 2026 г., вторник

28 яшьлек Әхмәт Садретдин улы Симаев (1915-1944) - Бөек Ватан сугышында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән татар әдипләренең берсе.
Әхмәт Симай псевдонимлы шагыйрь, журналист 1915 елның 28 декабрендә бүгенге Краснослободск районы Усть-Рахмановка авылында (элекке Пенза губернасы булган) туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлаган, аннан Мордовиядә Старое Синдрово авылы 7 еллык мәктәбендә 1925-1928 елларда укыган. 1928 елда Мәскәүгә күчкән, читтән торып төзелеш техникумында укыган. Мәскәү метрополитены төзелешендә эшләгән. Әхмәт Садретдин улы яшьлегендә «Метростроитель» дигән татарча газетада эшләгән. Урысча язган кайбер язмалары астына, авыл исемен үзгәртеп, А.Влиндор (Валиндур) дигән әдәби псевдоним куя торган булган.
Татар иҗтимагый мәдәни үзәгендә Муса Җәлил белән танышкан. 1938 елдан Воскресенск шәһәрендәге «Коммунист» газетасы редакциясендә эшләгән. Редакциядә эшләгән Валентина Листопад белән гаилә корган. Кызлары Людмиланы ул күрми кала, чөнки 1940 елда армиягә китә. Радист-десантник була. Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышка китә. 1942 елда әсирлеккә эләгә. Әсирлектә «Идел-Урал» комитетының радиостудиясендә тәрҗемәче була. Әхмәт Симаевның үлеменә кагылышлы кәгазьне 1958 елда немец галиме, эзтабар язучы, тәрҗемәче, журналист, Леон Небенцаль (1910- 1991) эзләп тапканлыгы мәгълүм: “Әхмәтнең, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал һәм Фоат Булатов кебек, сугышка кадәр үк Җәлил белән таныш булганлыгы, аларның даими күрешеп һәм аралашып яшәгәнлекләре билгеле. Тоткынлыкка эләккән Мусаны Гайнан Кормаш төркеменә алып килүче дә – Әхмәт Симаев. Гомумән, тикшерүче-эзләнүчеләр әлеге атаклы төркемнең башында торучыларның берсен Гайнан Кормаш дип санаса, икенчесен сугыш вакытында разведчиклар мәктәбен бетергән Әхмәт Симаев дип фаразлый”.
1944 елның 25 августында фашист палачлары 11 җәлилче белән бергә Әхмәт Симаевны гильотинада җәзалап үтерә. Унбер гомер, шуларның алтысы язучылар.
Әхмәт Симаевның Дрезден төрмәсендә утырганда диварга мондый сүзләр язып куйганлыгы мәгълүм: «Здесь сидел Ахмет Симаев, журналист, москвич. Нас из России одинадцать человек. Все мы осуждены вторым германским имперским судом на смертную казнь. Кто обнаружит это надпись и вернется живым на Родину, прошу сообщить родным и близким о нашей судьбе. 22 март, 1944 ел». Дивардагы ошбу язуны капитан Лукъянов күреп ала һәм бу хакта 1945 елның 20 июнендә Әхмәт Симаевның хатынына хәбәр итә.

Әхмәт Садретдин улы укыган мәктәп Старое Синдрово авылында урнашкан. Алар татар батыры турындагы тарихны саклый: мәктәп диварына истәлек тактасы 1987 елда куелган, фотолары һәм аның турында мәгълумат язып эленгән. Мәктәп укучылары тикшеренү эшләре алып баралар, хәтта Әхмәт Симаевның абыйсы Фәттах белән хат язышканнар. Ул хатлар, балаларның эшләре мәктәп музеенда саклана.

Тэги: биография
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International