Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

29 мая 2026 г., пятница

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ильсур Фанилович Ихсанов «Гармун уйнатыйк әле» дип исемләнгән гаилә бәйрәмендә катнашты һәм чараның катнашучыларын, кунакларын сәламләде.

Әлеге чара татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга, милли көйләрне һәм музыкаль традицияләрне яңадан торгызуга, шулай ук Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына, Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

“Гармун уйнатыйк әле” бәйрәмендә Уфадан һәм республиканың төрле районнарыннан 100 артык вәкил катнашты. Алар арасында балалар коллективлары, Стәрлетамактан гармунчылар төркеме, «Ләйсән» халык биюләре ансамбле, «Нур» театр студиясе балалары һәм башкалар катнашты. Чарада шулай ук башкорт, рус, мордва көйләре дә яңгырады. Бай концерт програмасыннан тыш, осталык дәресләре алып барылды, балалар рәсем төшерде.

Оештыручылар әйтүенчә, милли мөһитне саклауга, өлкән буын вәкилләре һәм яшьләр арасында бәйләнешне ныгытуга, татар халкының рухи мирасын популярлаштыруга ярдәм итәкн әлеге чара ел саен үткәрелергә планлаштырыла.

Тэги: чара
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International